Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Галим якташыбыз вафат

Галим-селекционер Константин Ефимович Дютин арабыздан китте. Ул профессор, экологик академия академигы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе иде. Константин Дютин 1937 елда Ульяновка авылында туа. Ульяновка һәм Чирмешән мәктәпләрен тәмамлаганнан соң Тимирязов авыл хуҗалыгы академиясенең җимеш-яшелчәчелек факультетына укырга керә. Вузны "кызыл" дипломга тәмамлый һәм яшелчәчелек фәнни-тикшеренү институтының Краснодар тәҗрибәчелек станциясенә эшкә...

Галим-селекционер Константин Ефимович Дютин арабыздан китте. Ул профессор, экологик академия академигы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе иде.

Константин Дютин 1937 елда Ульяновка авылында туа. Ульяновка һәм Чирмешән мәктәпләрен тәмамлаганнан соң Тимирязов авыл хуҗалыгы академиясенең җимеш-яшелчәчелек факультетына укырга керә. Вузны "кызыл" дипломга тәмамлый һәм яшелчәчелек фәнни-тикшеренү институтының Краснодар тәҗрибәчелек станциясенә эшкә җибәрелә, аспирантурада укый, кандидатлык диссертациясен яклый.
Әстерхан шәһәрендә сугарулы яшелчәчелек институты ачылгач, Константин Ефимовичны бакча культуралары селекциясе лабораториясенә мөдир итеп чакыралар. 1986 елда ул докторлык диссертациясен яклый, ә 2003 елдан җимеш, виноград һәм шифалы үләннәр секторы мөдире булып эшли.
Аның багажында - матбугатта чыккан 138 мәкалә, 25 культура сорты һәм гибриды, 6 патент, 2 монография, орлыксыз карбыз сортын чыгару ысулы. Ташкабакның бер сортына туган ягы хөрмәтенә "Сосновка" исеме бирә. Галим китереп чыгарган сортлар арасында "Астраханский", "Камызяк" карбызлары, "Таболинский" патиссоны бар. Ә бик иртә өлгерүче СРД карбызы - Дютин фамилиясе хөрмәтенә аталган. Галим 6 авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Ульяновка Константин Дютин