Галим якташыбыз вафат
Галим-селекционер Константин Ефимович Дютин арабыздан китте. Ул профессор, экологик академия академигы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе иде.
Константин Дютин 1937 елда Ульяновка авылында туа. Ульяновка һәм Чирмешән мәктәпләрен тәмамлаганнан соң Тимирязов авыл хуҗалыгы академиясенең җимеш-яшелчәчелек факультетына укырга керә. Вузны "кызыл" дипломга тәмамлый һәм яшелчәчелек фәнни-тикшеренү институтының Краснодар тәҗрибәчелек станциясенә эшкә...