Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

"Әфган" сугышында Чирмешән районыннан 69 кеше катнашкан

15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Еллар үтә, Әфганстанда сугыш тәмамланган көн ерак тарихка кереп кала. Әлеге сугышта илебез 15 мең улын югалтты. Нәрсә хакына шул кадәр корбан китерелгән, конфликтның сәбәбе нидә? Бүген бу сорауларга төрлечә җавап бирәләр: тик шунысы бәхәссез - үзләренең сугышчан бурычын намус...

15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгы билгеләп үтеләчәк.

Еллар үтә, Әфганстанда сугыш тәмамланган көн ерак тарихка кереп кала. Әлеге сугышта илебез 15 мең улын югалтты. Нәрсә хакына шул кадәр корбан китерелгән, конфликтның сәбәбе нидә? Бүген бу сорауларга төрлечә җавап бирәләр: тик шунысы бәхәссез - үзләренең сугышчан бурычын намус белән үтәгән солдатларга һәм офицерларга тел тидерергә беркемнең дә хакы юк.
Әфганны үткән кешеләр - горурлыгыбыз да, әрнүле яра да. Шундый кыен сугыш шартларында ныклык, сабырлык, каһарманлык һәм батырлык күрсәткән совет солдатлары белән горурланабыз. Ә сугышта күбрәк иң яхшылар һәлак була, күпләр гомерлеккә инвалид булып кала.
Татарстаннан әфган сугышында 9570 кеше катнашкан, 260 якташыбыз һәлак булган, 233-инвалид, 546сы төрле яралар һәм контузия алган, 18 тол хатын бар.
Чирмешән районыннан әлеге сугышка 69 кеше киткән. Шуларның 11се дәүләт бүләкләренә лаек булган. "Кызыл Йолдыз" ордены белән Рәмил Сәгыйров, "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале белән Юрий Ивлев, Ринат Мөхиббуллин, Николай Семаев, Константин Терентьев, Александр Чирков, Вил Дәүләтшин, "Батырлык өчен" медале белән Александр Борисов, Әхәт Габдуллин, Фаикъ Шәйдуллин, Әсхәт Хөсәеновлар бүләкләнгән.
Ватан сакчыларының исеме Россиядә һәрвакыт горурлык белән әйтелде һәм киләчәктә дә шулай булырга тиеш.
Дмитрий Палаткин,
ТР Хәрби комиссариатының Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Афганистан