Чирмешәннән Наил Мостафин күршеләренә һәм әнисенә “Безнең Чирмешән” газетасын бүләк итте
Районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры Наил Мостафин өч авылдашын район газетасына яздырды.
Бәркәтәлеләр – күршеләр, килендәшләр Әминә һәм Мөкәррәмә Минһаҗевалар район хәбәрләрен бүләк газетадан укыячаклар. Гомер буе колхозда төрле эшләр башкарган уңган апаларны Наил Мостафин “Безнең Чирмешән”гә яздырды. “Подписка бүләк ит!” акциясенә кушылган Наил Фоат улының әнисе Нәфисә апа Мостафина да яңалыкларны улы бүләк иткән газетадан укыячак.
Исегезгә төшерәбез, кадерле якташлар, 2 апрельдән газета-журналларга язылу кампаниясе старт алды. 12 апрельгә кадәр “Безнең Чирмешән”гә ташламалы бәядән язылып өлгерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев