Чирмешәнлеләр “Өченче буын” спартакиадасында ике призлы урын яулаган
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләр “Өченче буын” спартакиадасында ике призлы урын яулаган

Казанда узган «Өченче буын” пенсионерлар спартакиадасында район җыелма командасы да актив катнашты.

Финалда республиканың 51 муниципаль районыннан 6 спорт төре буенча 516 спортчы көч сынашты.

Анда ату, өстәл теннисы, йөзү, дартс һәм җиңел атлетика буенча көч сынаштылар. Якташыбыз Флера Рәхимҗанова йөзү ярышында хатын-кызлар арасында беренче урын алды, Әмир авылыннан Харис Шәйхетдинов җиңел атлетика буенча ир-егетләр арасында финишка өченче булып килде. Гомуми зачетта Чирмешән районы 11 урында.

Роза Фаттахова фотолары.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев