Чирмешән районының алдынгы комбайнчыларына сертификатлар тапшырдылар
Безнең якташлар

Чирмешән районының алдынгы комбайнчыларына сертификатлар тапшырдылар

2025 елгы уракта ашлык суктыру буенча республика күләмендә югары күрсәткечләргә ирешкән 12 комбайнчы райондашыбыз ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 50000 сумлык сертификатларына ия булдылар.

“Әккәрәй” җәмгыяте комбайнчылары: Петр Сипатров, Олег Охотников, Вячеслав Макаров, Жамолбек Султонов; “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятеннән, Олег Аверьянов, Михаил Корнилов, Альберт Сөнчәләев; “БИО-АГРО” җәмгыяте комбайнчылары: Владимир Денисов, Сергей Ванчиков, Рәмзил Гарифуллин, Марсель Нигъмәтуллин, Марс Сәйфетдиновлар шундый дәрәҗәле бүләк алды.

Ә район күләмендә югары күрсәткечләргә ирешкән  Нияз Беляевка, Илшат Гыйрфановка, Альберт Галәүтдиновка, Рифат  Биляловка (“БИО-АГРО” җәмгыяте), Рәсим Нуруллинга (“ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”), Александр Митякинга (“Тепсуркаев В.Ә” крестьян-фермер хуҗалыгы) 30000ар мең сумлык сертификатлар тапшырдылар.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев