Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләрне намуслы хезмәтләре өчен бүләкләделәр

Хезмәткә – хөрмәт

Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, “Чирмешән гомумтуклану” җәмгыяте баш бухгалтеры Фәридә Мөдәррис кызы Ихтисамова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Күпьеллык хезмәте һәм Татарстан Республикасының агросәнәгать тармагы үсешенә керткән шәхси өлеше өчен, “Чирмешән” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Альфрит Хәнәфи улы Хәйрисламовка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

“Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” республика бәйгесенең 2019 ел нәтиҗәләре буенча, Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Зәки улы Шәмсетдинов “Авыл, шәһәр җирлегенең иң яхшы җитәкчесе” номинациясендә “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе Дипломы белән бүләкләнде.

Җирле үзадарә темасын иң яхшы яктырту буенча республика журналистлар бәйгесенең 2019 ел нәтиҗәләре буенча, “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы җитәкчесе – “Безнең Чирмешән” газетасы баш редакторы Кадыйр Шакир улы Гомәровка “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

фото: Айнур Загитов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X