Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар

Татарстан Республикасы һәйкәлләр тарихын һәм мәдәниятын торгызу Республика Фондына керткән өлешләре өчен, "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы баш редакторы Кадыйр Шакир улы Гомәров, мемориаль үзәк директоры Валентина Витальевна Захарова, район үзәк больницасы баш врачы Рөстәм Тәлгать улы Мирзин, үзәк китапханә директоры Рузилә Рәхмәтулла кызы Минхәерова, "Изге йөрәк" халыкка социаль хезмәт...

Татарстан Республикасы һәйкәлләр тарихын һәм мәдәниятын торгызу Республика Фондына керткән өлешләре өчен, "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы баш редакторы Кадыйр Шакир улы Гомәров, мемориаль үзәк директоры Валентина Витальевна Захарова, район үзәк больницасы баш врачы Рөстәм Тәлгать улы Мирзин, үзәк китапханә директоры Рузилә Рәхмәтулла кызы Минхәерова, "Изге йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Фирдәүс Мәсхүт кызы Морадыймова Татарстан Республикасы һәйкәлләр тарихын һәм мәдәниятын торгызу Республика Фонды попечительләр советы рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гатин Мирзаһит Закир улы район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Герцег-Нови шәһәрендә (Черногория) узган "Viva Music" XII Халыкара конкурс-фестивальдә уңышлы чыгыш ясаганы өчен район балалар сәнгать мәктәбенең 5 класс укучысы Илшат Булат улы Латыйпов һәм аның укытучысы Альбина Николаевна Гыйльфанова район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined