7 март 2017 яңалыклары
-
Радик Юлъякшин Салават Фәтхетдиновка зал тутыру буенча көч сынашырга тәкъдим итә
Мин йөрәгем кушканча, күңелем тойганча җырлыйм, дип җиткерә Радик Юлъякшин «ВКонтакте»дагы рәсми битендә. (Казан, 7 март, «Татар-информ»). Популяр башкаручы Elvin Grey (Радик Юлъякшин) күренекле татар җырчысы Салават Фәтхетдиновка залга тамашачы җыю буенча көч сынашырга тәкъдим иткән. «Башинформ» агентлыгында матбугат конференциясендә өлкән коллегасы авызыннан үз адресына булган тәнкыйтькә Радик үз фикерен...
-
Чирмешән районы хатын-кызларын ир-атлар җырлап-биеп котлады
Язның беренче бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан районыбызның йөзләп гүзәл затын "Шатлык" ашханәсенә кунакка чакырып сыйладылар. Бу көнне чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр һәм котлаулар барысы да гүзәл затларыбызга иде. Алар моңа бик лаек. Хатын-кыз иң элек гаилә учагын саклаучы, шул ук вакытта җәмгыятебез терәге дә. Бәйрәмгә килгән...
-
Чирмешәндә хатын - кызларны хөрмәтләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Чирмешәнлеләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар
Татарстан Республикасы һәйкәлләр тарихын һәм мәдәниятын торгызу Республика Фондына керткән өлешләре өчен, "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы баш редакторы Кадыйр Шакир улы Гомәров, мемориаль үзәк директоры Валентина Витальевна Захарова, район үзәк больницасы баш врачы Рөстәм Тәлгать улы Мирзин, үзәк китапханә директоры Рузилә Рәхмәтулла кызы Минхәерова, "Изге йөрәк" халыкка социаль хезмәт...
-
Боз астына машина киткән
Сулыкларда боз эри башлады. Инде күңелсез вакыйгалар да күзәтелә. Кичә кич Югары Осланда боз аркылы чыга торган кичүдән читтә, ярдан 400 метр арада автомобиль боз астына китә. «КИА-Спектра» алгы тәгәрмәче белән суның катмый торган урынына эләгә. Бәхеткә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Шофер вакыйга булган урыннан качкан. http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/22013-boz-astyina-mashina-kitkәn.html
-
“Минем яраткан кыз туганым“ фотоконкурсының беренче катнашучылары бар - тавыш бирәбез!
Фотоконкурс 6 марттан 6 апрельгә кадәр үткәрелә, нәтиҗәләр 7 апрельдә ясала. Фоторәсемнәрне авторның үзе һәм яраткан кыз туганы турында мәгълүмат белән verstka07@list.ru адресына җибәрергә кирәк. Үзегезгә ошаган фоторәсем авторы өчен конкурс турындагы баннерга (сайтның баш битендә, уң якта иң өстә урнашкан) басып фотолар битенә керергә һәм комментарийда әлеге катнашучының исем-фамилиясен...
-
Чирмешәннән Флера Рәхимҗанова- җиңүчеләр арасында
Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова "Тәрбияләү өлкәсендә иң яхшы җитәкче" бәйгесенең зона этабында "Тәрбия эшләре буенча район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары" номинациясендә икенче урын яулаган. Аксубайда узган бу бәйгедә алты район вәкилләре катнашкан. Финалга чыгучылар, шул исәптән Флера Мансур кызы да, апрельда Казанда узачак республика конкурсында көч сынашачак.
-
"Безнең Чирмешән" газетасын Түбән Камадагы якташлар котлады
Түбән Камадагы Чирмешән якташлык җәмгыяте "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" газетасы редакциясе коллективын газета чыга башлауга 85 ел тулу уңаеннан котлау адресы һәм истәлек бүләге белән сөендерде. Әлеге каладагы якташларыбызның үзләрен дә узган һәм киләсе бәйрәмнәр белән тәбрик итәбез, саулык, бәхет, газетабыздан, туган җирдән аерылмыйча гомер итүләрен телибез.
-
Чирмешәннең полиция хезмәткәрләре - көчле спортчылар
Район оешмалары, хезмәт коллективлары арасындагы спартакиадада полиция хезмәткәре Эдуард Макаров 50 метр араны 31 секундта йөзеп узды. Йөзү белгечләре әйтүенчә, бу бик яхшы күрсәткеч. Гомумән, бу көнне тәртип сакчылары белән ярышу көндәшләргә бик кыенга туры килде. "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексында узган бу бәйгедә 200гә якын якташыбыз сигез спорт төрендә көч сынашты....
-
Чирмешәнлеләр спартакиадада көч сынашты (ФОТОРЕПОРТАЖ)