Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче ветеран 10 ел район сайлау комиссиясен җитәкләде

Чирмешәндә яшәүче хезмәт ветераны Хәбибулла Мәгыйзов 10 елдан артык территориаль сайлау комиссиясе рәисе вазыйфаларын башкарды. Ул бу эшне бик авыр һәм җаваплы дип саный.

-Байтак сайлаулар үткәрергә туры килде, - ди  Хәбибулла Сәгыйть улы. – Ансат эш түгел: оештырырга, комиссия әгъзаларын өйрәтергә, документларны дөрес тутырырга.  Элек сайлаулар бер генә көн була иде. Кайберәүләр нәкъ шул көнне эшкә китә, димәк сайлаучылар саны азая. Дөрес, безнең район халкы сайлауларда гел актив булды. Кечкенә авылларда төшкә кадәр сайлап та бетерә иделәр. Хәзер сайлаулар өч көн дәвам итә, комиссия әгъзаларына бер яктан уңай, ләкин өч көн эшләргә дә кирәк.

Сайлаулар вакытында төрле проблемалар да булгалаган, Хәбибулла абый андый очракларны да исенә төшерде, ләкин һәрвакыт низагны тыныч кына чишкәннәр, зурга җибәрмәгәннәр.

Районда сайлауларның шулай оешкан төстә үтүендә, Хәбибулла Мәгыйзовның да өлеше зур. Аның хезмәтен күрә, бәяли белгәннәр, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең өч тапкыр Мактау грамотасын биргәннәр, йомгаклау җыелышларында еш мактаганнар.

Ун ел дәвамында сайлаучылар саны да елда үзгәргән, якташыбыз сүзе буенча 2001 нче елда сайлаучылар исемлегендә 14 мең кеше булса, 2012 нче елда - 13 мең 200.  

-Элек бит бюллетеньннәрне район газетасы редакциясендә бастыралар иде, - дип дәвам итте сүзен әңгәдәмәшен. – Форсаттан файдаланып, соң булса да, ул заманда эшләгән редакция, типография хезмәткәрләренә, аеруча баш редактор Кадыйр Шакировичка зур рәхмәтемне җиткерәм. Берсүзсез бюллетеньнәрдә язылганнарны татар теленә дә тәрҗемә итеп, бастырып та бирәләр иде. Ә бит бюллетеньнәрне ясау үзе бер зур эш. Бер фамилиядә хата китсә, кире бастырырга кала. Башка кайбер районнарда бюллетеньнәрне читкә барып берничә тапкыр бастырганнары булды. Безгә ул яктан беркайчан да дәгъва белдермәделәр, проблема тумады.

Билгеле, Хәбибулла абый сайлауларга бармыйча калганы юк. Быел да, эшне соңга калдырмыйча, беренче көнне үк тавыш бирәм, диде.  

Фото: Кадыр Гомәров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев