Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче Илшат Лотфуллин мотоблоктан трактор ясаган

Чирмешәннән Илшат Лотфуллин күрше-күләннәрен үзе ясаган мини-байкта (моторлы велосипедта) йөреп шаккаттырды. Әле тугызынчы сыйныфка гына баручы мәктәп укучысының гади мотоблокны үз куллары белән ярымтрактор дәрәҗәсенә җиткерә алуына да таң калырлык. "Бу малайдан яхшы инженер чыгарга тиеш",- диләр аны белүчеләр. Өй яннарыннан үтеп йөргәнлектән, Илшатның техник яктан камилләшүе ничектер гел күз...

Чирмешәннән Илшат Лотфуллин күрше-күләннәрен үзе ясаган мини-байкта (моторлы велосипедта) йөреп шаккаттырды. Әле тугызынчы сыйныфка гына баручы мәктәп укучысының гади мотоблокны үз куллары белән ярымтрактор дәрәҗәсенә җиткерә алуына да таң калырлык. "Бу малайдан яхшы инженер чыгарга тиеш",- диләр аны белүчеләр.


Өй яннарыннан үтеп йөргәнлектән, Илшатның техник яктан камилләшүе ничектер гел күз алдында булды. Бик бәләкәй чагында ук, бер карыйсың, ул велосипедына ниндидер арба әвәләп "йөк ташый". Икенче көнне исә сәпидкә дә, арбага да үзгәрешләр кергән була: нәни конструктор гел нидән дә булса канәгать түгел. Бераз үсә төшкәч, яшь малай кулына бензопычкы тотып, йорт алларындагы утынны кисте. Ул да булмады, капка төбеннән триммер белән чүп үләннәрен чабып чыкты. Кыш җиткәч, мотоблок белән кар чистартты.

-Илшат, бу мотоблок трактор булган синең. Ниләр кыландырып бетердең моның белән?

-Бу "Богатырь" дигән мотоблок. Аңа быел фара, поворотниклар куйдым, алар "Ока" генераторыннан эшли. Приборлар щиты - тахометр (ВАЗ-2101неке), май басымын күрсәтә торган датчиклар куйдым, ничегрәк ясарга икәнен әтием Дамир дә әйткәләде.

-Нишлисең инде тракторың белән?

-Бәрәңге төбен өям, алам. Аның өчен кирәкле җиһазларын әти белән ясадык. Күршеләргә дә, үзебезгә дә печән чаптым.

-Мини-байк дигәнеңнең эше бар ахры әле?

-Аны ясар өчен, тимер-томыр җыеп, сатып, акчасына 7 мең сумга Лифан дигән мотоблок двигателе алдым. Рамын үзем "варить иттем". Байкны сынап карадым инде, йөри. Хәзер тормозларын, поворотникларын ясарга кирәк, рамасын да ныгытасы бар, - ди яшь кулибин.

-Кулың оста, ә мәктәптә ничек укыйсың, Илшат?

-Уртача. Өчлеләр дә бар. Кадетлар мәктәп-интернатында укыйм. Физиканы яратам, аңлыйм, химия ошый, алгебра - авыр, геометрия кызыграк. Технологидән - бишле. Район олимпиадасында катнашып җиңдем, бәрәңге ала торган ясап күрсәткән идем. Алабугага да олимпиадага бардым.

-Боларны кем өйрәтә?

-Әти. Ул карап, сак эшләргә куша. Аның кебек мин дә тимер эшен яратам. Беренче класста сварка белән эшләп карадым. Технология дәресендә укытучы Рәфис абый Хөснетдинов та яхшы укыта.

-Көрәшкә дә йөрисең...

-7 нче ел була инде. Быел Базарлы Матакта узган районара ярышта үз авырлыгымда икенче урын алдым, грамота, медаль бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined