9 август 2017 яңалыклары
-
Котыш урамнары чәчәкле
Быел Иске Котыш урамнарының күбесе ялт итеп тора, йорт хуҗалары йорт каршыларындагы үләннәргә үсәргә ирек бирмиләр, чабып торалар. Административ биналар тирәсендә дә тәртип. Котыш урамнарында клумбалар, чәчәкләр дә күп. Урам юлларын рәтлиләр. Дөрес, тыкрыкларда, авыл кырыенда чүп үләннәре байтак, чабып өлгерә алмыйлар, быел бит яңгырлар да еш яуды.
-
Чирмешән районында мотоциклчы эзләгәннәр – машина йөртүче “эләккән”
Узган атнада район юлларында республика ЮХИДИ идарәсе автоинспекторлары эшләде. Алар, нигездә, мотоцикл йөртүчеләр арасында кагыйдә бозучыларны ачыкларга килгәннәр. Ике мотоцикл һәм ике машина белән йөреп, экипажлар районның һәр авылында диярлек булган. Ике көн шулай патрульлек итсәләр дә, алар бездә кагыйдә бозучы мотоциклчыларга юлыкмаганнар. Ә менә Югары Кәминкәдә инспекторлар аек булмаган...
-
Чирмешән районында математика укытучыларына кытлык
Бу уку елында 26 мәктәптә 2223 укучы белем алачак, шуларның 160сы 1 класска килүчеләр. Белем учакларының 14се - урта, 11се - төп гомум белем бирү мәктәбе, бер - башлангыч класслар мәктәбе һәм балалар бакчасы. Районда 19 балалар бакчасы һәм 7 мәктәптә мәктәпкәчә төркем эшли. Яңа уку елы башланыр алдыннан мәгариф...
-
Чирмешәндә яшәүче Илшат Лотфуллин мотоблоктан трактор ясаган
Чирмешәннән Илшат Лотфуллин күрше-күләннәрен үзе ясаган мини-байкта (моторлы велосипедта) йөреп шаккаттырды. Әле тугызынчы сыйныфка гына баручы мәктәп укучысының гади мотоблокны үз куллары белән ярымтрактор дәрәҗәсенә җиткерә алуына да таң калырлык. "Бу малайдан яхшы инженер чыгарга тиеш",- диләр аны белүчеләр. Өй яннарыннан үтеп йөргәнлектән, Илшатның техник яктан камилләшүе ничектер гел күз...
-
Соңгы юлга озатканда кул чабу кирәкме?
Югалту арты югалту. Әлфия Афзалованың кырыгы да үтмәде, Хәния Фәрхиебез фани дөньяны калдырып китте. Әлфия апаны филармониядән озатсалар, иҗатының шау чәчәктә чагы булгангадыр инде, Хәния ханымны Камал театрыннан озаттылар. Четерекле, нәзберек мәсьәлә булса да, дәшми кала алмыйбыз. Әлеге мәрасимнәрдән соң, соңгы юлга озатканда кул чабу кирәк идеме икән, үзе сораса...