Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә инде 30 ел күрешмәгән служаклар очрашты

Алар бер-берсе белән утыз ел үткәч кенә күрешкәннәр. Армиядә аерылгысыз дуслар – якташлар хәзер еш кунакка йөрешеп яшиләр.

Нурлат районының Иске Әлмәт авылы егете Әсхәт Әхмәтов һәм Югары Чегодайдан  Габдерәфыйк Ганиев Самарада хәрби һөнәр алалар, аннан соң да аерылышмыйлар. Польшада да  бергә туры килгәннәр, хезмәтләрен төгәлләгәч тә, башта бер самолетка утырып, аннары бер автобуста Шенталага кайтып төшкәннәр. Шуннан соң утыз еллап күрешмиләр.

-Яшь чакта, тормыш мәшәкатьләре белән, ничектер моңа игътибар бирелмәде, олыгая төшкәч служаклар юксындыра башлады, - ди Әсхәт Габделәхәт улы. -Эзли торгач, Габдерәфыйкның кайда торганын белештек. Һәм менә инде берничә ел гел күрешеп торабыз.

Бүген алар Чирмешәндә. Әхмәтовларны Габдерәфыйк белән Наилә иң тәмле ризыклар пешереп сыйладылар, кунак иттеләр.

-Элек Чирмешәнгә бер дә килгәнем булмады, - ди Әлфинур Замир кызы Әхмәтова. –Хәзер сезнең район үземнеке кебек якын. Иремнең служагының хатыны Наилә – ачык йөзле, кунакчыл хуҗабикә, сүзләребез килешә.

Ике ел солдат шулпасы эчкән Габдерәфыйк белән Әсхәт кич буе 42 ел элек армиядә булган вакыйгаларны кабат, инде ничәнче кат, сагынып искә алдылар.

 

-Хәтерлисеңме?! – диде Әсхәт, Габдерәфыйкның да БМП машинасын ремонтлаганда катнашуы хакында сүз башлагач. -Миңа, өлкән механик – йөртүчегә, ремонтка кемнәрне аласың, дигәч, иң әүвәл синең фамилияне әйттем.

Габдерәфыйкның да бүгенгедәй хәтерендә ул көн. -Әйе, өйрәнүләр алды иде, ашыгыч эш куштылар, төнлә ремонтлап, БМПны иртәнгә юлга чыгарлык ясадык, - диде ул.

Барын да хәтерли кичәге механик-йөртүчеләр. Әйтик, Габдерәфыйк турникта бер авырлыксыз тартылса, Әсхәт ротада оста йөгерүчеләрнең берсе булган.

Якташлар кичке мәлдә, күбрәк техкласста – аерым бүлмәдә, туган якны искә төшереп гапләшәләр. Әле Түбән Чегодайдан атна саен диярлек Габдерәфыйкка Наиләдән килгән хатларга җавап та язалар. Хатларны болай гына бирмиләр, аларны кулга төшерү өчен, Габдерәфыйкка байтак биергә туры килә. Уенын-чынын кушып әйткәндә, биюләр бушка китмәгән, мәктәптә укыганда ук бер-берен ошатып йөргән егет белән кыз гаилә корып, бүген дә бик тату яшиләр, өч бала үстергәннәр. 18 ел чамасы Себердә торгач, алар Чирмешәндә йорт өлгерткәннәр, монда да 18 ел гомер узган.

Армиядә техника йөрткән Әсхәт Әхмәтов берничә ел үз авылларында трактор йөрткән, аннары Түбән Камада да техникадан аерылмаган. Хатыны Әлфинур – шәфкать туташы. Ике ул үстергәннәр.

Бик булдыклы, бик уңган Ганиевлар нәселеннән Габдерәфыйк Барый улы, бүген нефтьчеләрдә хезмәт куя, машинист, хатыны Наилә Әхтәм кызы -  физкультура-савыктыру комплексының баш бухгалтеры.

Мотоукчылар – сержант Әсхәт һәм ефрейтор Габдерәфыйк Азнакай егете Нәфиснең дә “эзенә төшкәннәр”, инде Казан янында, Столбищеда яшәүче тагын бер шул служакларында кунакта булганнар. Сөйләшеп туймаганнар, тагын күрешергә килешкәннәр. Янә бер хезмәттәшләре – лагеркалы Василий Ларионовны да юксыналар, дөрес, ул башка ротада, БМП экипажы командиры сержант булган.

Алар бу юлы да дистәләрчә фоторәсем туплаган зур фотоальбом битләрен әллә ничә кат актардылар.

-Их, тагын бер тапкыр армиягә барасы, БМПда җилдерәсе, - дип хыялланып алдылар Ватан сакчылары. -Элек без хәрби хезмәт узуны зур дәрәҗә санадык, илне саклавыбыз белән горурландык.

...Альбом карап кына тынычланмагач, җитмешенче яшьләрен ваклаучы служак якташлар Чирмешәндәге Җиңү паркына, постаментка куелган БМП янына юнәлделәр.

Берни дә онытылмый...

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев