Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районының Бәркәтә авылында яшәүче 95 яшьлек әби газета укырга ярата

Бәркәтә авылының иң өлкән кешесенә – Рәхимә әби Шәфыйковага ноябрь аенда 95 яшь тула.

Авыл җирлеге хезмәткәре: “Безнең Рәхимә әби сөйләшергә ярата,”- дигәч, мин дә авылның “аяклы тарихы” белән якыннанрак танышу максаты белән, Шәфыйковларга юл тоттым.

Әби Әлмәттән әнисен карарга дип күчеп кайткан кызы Рәсимә апа белән яши икән. Йорт тирәләре гөлт итеп тора. Корылмалар матур итеп төзекләндерелгән, йорт янында чәчәкләр үсә. Күренеп тора, биредә әти-әни нигезен хөрмәтлиләр, ташларга уйламыйлар.

Рәхимә әбинең урыны түрдә. Әүвәл хәлләрен сораштым.

-Тормышым Аллага шөкер, кызым, зарланырга урын юк. Балалар, оныклар исән-сау. Кызым янымда, - дип куйды әби.

Ул Иске Үтәмеш авылында туып үскән икән. Яшьтән үк “боевой” булган. Бәлки шуңа да яшь кызны  Казанга агрономга укырга җибәрәләр. Һөнәр алган яшь белгечне Кармышка эшкә билгелиләр.

- Әккәрәй, Ивашкино, Кармыш авыллары арасында байтак йөрергә туры килде. Ул вакытта техника юк, юлдан гел диярлек җәяүләп атларга туры килде, - дип искә алды яшь чагын Рәхимә әби.

1953 нче елны, Сталин үлгәч, колхозда бик зур митинг узганын да яхшы хәтерли ул.

Шул ук елны Бәркәтә егете Рәхимҗанны очрата, яшьләр гаилә кора, өч бала үстерәләр. Ире үлгәненә 20 елдан күбрәк гомер узган да инде.

Олы яшьтә булуына карамастан, Рәхимә әби искиткеч зиһенле. Дөнья, район яңалыкларын белеп тора. Янында гына кесә телефонын күреп алдым.

-Шалтыратучылар бармы?  – дип кызыксындым аңардан.

-Әйе, балалар, оныклар шалтыратып торалар. Хәл беләләр. Үзем олы кызыма гына шалтырата алам.

-Газета укырга да яратасың, диделәр?

- Район газетасын гына. Соңгы вакытта күзләрем начар күрә башлады, шулай да килгән бер санын карап чыгам. Әнә Әмирдә мәчетне ремонтлыйлар, дип язган идегез, - дип, Рәхимә әби янәшәсендә генә торучы кресло артыннан бер төргәк район газетасын тартып чыгарды. – Мин аларны җыеп барам, кайберләрен кабат укып чыгам. Соңгы вакытта икмәк үстерүчеләр турында еш язасыз. Андый язмаларны да яратып укыйм. Ул кешеләр хөрмәткә лаек. Иписез яшәп булмый бит.

-Әле телевизор да карыйсыңдыр?-дим әбигә.

-Сирәк кенә карыйм. Анда бит гел бер әйбер. Менә шул ТНВда нишләп чит ил киноларын күрсәтәләр икән?! Үзебезнең спектакльләр дә бар бит, шуларны күрсәтсеннәр иде, - дип дәгъва белдерде якташыбыз татар каналына.

Рәхимә әби яныннан мин ниндидер горурлык хисе белән чыгып киттем. Менә бит нинди көчле рухлы, тормыш сөючән якташларыбыз бар безнең арада.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев