Чирмешән районында юбиляр әбиләр янына җитәкчеләр килде
Гыйнвар аенда тагын ике якташыбызны 90 яшьлек юбилейлары белән тәбрикләделәр. Иске Сережкино һәм Түбән Чегодай авылларында яшәүче әбиләргә Путин котлаулары да килеп иреште.
Иске Сережкинодан Елизавета Илюхина гомере буе колхоз фермасында сарыклар караган, чөгендер үстергән.
-Елизавета Константиновна, күз тимәсен, аякта, таза, йөреп тора. Лениногорск шәһәреннән аны карарга күчеп кайткан кызы Ольга белән кияве Викторга йорт эшләрендә дә булыша әле ул, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рафис Мингулов.
Түбән Чегодайдан Рәхилә Минхәеровага да яшьлегендә колхозда төрле эшләрдә хезмәт куярга туры килгән. Алар, мәрхүм ире Исхак белән, сигез бала үстергәннәр. Әби бүген улы Габбас белән яши. Аның башка балалары төп йортка эзне суытмыйлар икән, еш кайталар.
Район җитәкчелеге юбилярларның икесен дә, өйләренә барып, туган көннәре белән тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар. Балалары, оныклары әниләре, әбиләре өчен туган көн табыннары көйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев