Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районы башлыгы озакламый 100 яшен тутырачак ветеранны район газетасына яздырды

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Чирмешәндә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Георгий Гришанинга юбилее алдыннан бүләк ясады – “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) район газетасына яздырды.

Ноябрь аенда якташыбызга  100 яшь тулачак.

Районыбызның иң өлкән кешеләренең берсе Георгий Васильевич 1939 нчы елны армиягә алына. Эстониядә, Литвада хезмәт итә. Аның дивизиясе сугышның беренче көнендә үк диярлек чолганышка эләгә, райондашыбызны  әсирлеккә алалар. Георгий Гришанин 1946 нчы елда туган ягына кайта, тракторчы, механик, тегермәнче дә булып эшли.

Район үзәгенең иң өлкән кешесе - сугыш ветераны бүген кызы Валентина Георгиевна белән яши, әле өйдә аякта йөреп тора, колаклары гына ишетми диярлек.

-Әти әлегә кадәр гел район газетасын укыды, “Наш Черемшан” - аның яраткан басмасы, ул  дөнья яңалыклары белән дә кызыксынды, -ди Валентина Георгиевна. – Соңгы вакытта гына үзен начар хис итә башлады. Мин үзем дә район газетасын укырга яратам,  яңалыклар белән танышып барам. Форсаттан файдаланып, район җитәкчесенә безнең әтигә шундый хөрмәт күрсәткәне өчен рәхмәтемне җиткерәм.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев