Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

“Ак калфак“ оешмасының Чирмешән районы вәкилләре семинарда катнашты

Бөтендөнья татар хатын-кызлары "Ак калфак" оешмасының Азнакай шәһәрендә узган семинарында безнең районнан да вәкилләр катнашты. Әлеге чарага Россиянең төрле төбәкләреннән 100ләп кеше җыелган. Кунаклар өчен бай эчтәлекле программа күрсәткәннәр. Чарада кат­нашучыларны биш төркемгә бүлеп, Азнакайда алып барылучы күркәм эшләр белән таныштырганнар. Бу көнне шәһәрдә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылган. Семинар кунаклары...

Бөтендөнья татар хатын-кызлары "Ак калфак" оешмасының Азнакай шәһәрендә узган семинарында безнең районнан да вәкилләр катнашты. Әлеге чарага Россиянең төрле төбәкләреннән 100ләп кеше җыелган.

Кунаклар өчен бай эчтәлекле программа күрсәткәннәр. Чарада кат­нашучыларны биш төркемгә бүлеп, Азнакайда алып барылучы күркәм эшләр белән таныштырганнар. Бу көнне шәһәрдә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылган.
Семинар кунаклары "Пар канатлар" клубы эшчәнлеге белән танышканнар, Ак мәчеттә никахлашу һәм исем кушу йоласында катнашканнар, "Каз өмәсе" йоласын да күргәннәр.
-Азнакайдан зур тәэсирләр белән, зур тәҗрибә туплап кайттык, - ди Югары Кәминкә мәдәният йорты директоры Лилия Хөснуллина. - Район үзәк китапханәсендә җыелып, Азнакайда күргәннәр хакында мәдәният хезмәткәрләренә дә сөйләдек. Районда "Ак калфак" оешмасының эшен җанландырырга килештек.
Күпчелек татар авылларында бу юнәлештә эш алып барыла, берләшеп эшләгәндә аның нәтиҗәләре дә тиз күренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Ак калфак оешма

2
X