Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Үзсалым акчаларына чишмә һәм һәйкәлләр яңара

Кара Чишмә авылының “Сәмиг” чишмәсе үзсалым акчаларына төзекләндерелгән.

-Бу чишмәне Сәмигулла исемле бабай казыган һәм карап та торган. Элек халык аның суыннан файдаланган булса да, соңгы елларда сукмагына чирәм үсеп, ташландык хәлгә килгән иде, - диде Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков. – 2020 елгы үзсалым акчаларының бер өлешен шушы чишмәне төзекләндерүгә кулландык. Инде әлеге су чыганагы үзенә күрә бер ял урынына әйләнде.

Чишмәнең коесын чистартып, бетон боҗра төшергәннәр, аның өсте ябулы, түбә дә эшләнгән. Су торбадан улакка да агып чыга, кое формасында эшләнгән чишмәнең суын чиләк белән чумырып та алып була. “Сәмиг” матур тимер койма белән әйләндереп алынган, капкасы да бар, территориягә һәм сукмакка вак таш түшәлгән. Шунда ук беседка ясаганнар, ял итәргә эскәмияләр дә бар, чүп контейнеры да урнаштырылган. Бу эшләрне башкарган шәхси эшмәкәр Петр Прокофьев бүләк ясаган - беседка кырыена шашлык пешерү өчен мангал куйган. Чишмә тирәсендә чәчәкләр үсә.

-Инде бу урында балалар өчен бәйрәмнәр дә оештырылды, туган көннәр уздырдылар, - диде Рәдиф Рәвкать улы. – Һәркем үзе артыннан чистартып, тәртип калдыра. Рәхмәт, матурлыкның кадерен беләләр.

Авыл җирлегендә быелгы үзсалым акчаларын һәйкәлләр ремонтына тотарга килешкәннәр. Түбән Кәминкә авылындагы бу истәлекле урынны төзекләндереп, мәрмәр ташка ветераннар исемлеген яңартып язарга планлыйлар.

-Кара Чишмәдә яңа һәйкәл ясау өчен проект әзерләнә, ул мәктәп каршында урын алачак, - диде җирлек башлыгы. – Яңа һәйкәл ясау читтә яшәүче авылдашлар тәкъдиме алар үзләре үк иганәче дә. Бу эшләргә, әйткәнемчә, үзсалым акчалары да тотылачак.

 

фото: Рәдиф Халиков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев