Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Югары Кәминкәдә быел ук биш йорт төзеләчәк

    Югары Кәминкә авылында арендага торак йортлар төзелә. Казаннан килгән осталар якын көннәрдә эшкә керешә. Югары Кәминкә авылындагы буш йортлар урынында биш шундый өй төзү планлаштырылган. Бу йортлар "Илхан" җәмгыяте җитәкчелеге соравы буенча төзелә. Әлеге өйләрдә бу җәмгыятьтә эшләүче белгечләр яшәячәк, ә аренда акчасын җәмгыять түләячәк. Сүз уңаенда. Күтәмәдә һәм Кара...

    Югары Кәминкә авылында арендага торак йортлар төзелә.

    Казаннан килгән осталар якын көннәрдә эшкә керешә. Югары Кәминкә авылындагы буш йортлар урынында биш шундый өй төзү планлаштырылган. Бу йортлар "Илхан" җәмгыяте җитәкчелеге соравы буенча төзелә. Әлеге өйләрдә бу җәмгыятьтә эшләүче белгечләр яшәячәк, ә аренда акчасын җәмгыять түләячәк.
    Сүз уңаенда. Күтәмәдә һәм Кара Чишмә авылларында да шундый тораклар төзү күздә тотыла.

    Кадыйр Гомәров фотосы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: