Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәдә Яңа елга өй алдын иң матур бизәгән авылдашларына бүләк тапшырачаклар

Быел да районда чыршыларны, территорияләрне Яңа елга иң яхшы бизәү буенча бәйге игълан ителде. Җиңүчеләрне ике номинациядә (район үзәгендәге оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында) билгеләячәкләр.

Район үзәгендә кайбер оешмалар яңа ел чыршыларының утларын ноябрь азагында ук кабыздылар. Бүген инде һәр оешма һәм учреждение территориясендә диярлек Яңа ел мәйданчыклары барлыкка килде. Күпчелек бизәү эшләрен әле дә дәвам итә.

Авылларда да чыршылар, кар сыннары көннән-көн арта, бал-маскарадларга әзерлек бара.

Бәркәтәдә мәктәп һәм балалар бакчасы алдында төрледән-төрле фигуралар ясап куйганнар. Кичен авыл мәдәният йорты янәшәсендәге чыршыдагы  гирлянда утлары да Яңа елга санаулы көннәр калганы турында искәртә.  Авылда ел саен бал-маскарадта өй алдын иң яхшы бизәгән авылдашларын да бүләклиләр. Быел да шулай итмәкчеләр.

Иске Кадида да бу көннәрдә чыршыга “хөрмәт күрсәтәләр”, Яңа елга әзерләнәләр. Мәктәп, мәдәният йорты, кибет территорияләренә куелган, бизәлгән  чыршыларның утлары ерактан ук күренеп тора. Авылда Яңа ел бәйрәмнәрен кызык итеп үткәрергә тырышалар. Хәтта урамда да балалар өчен Чыршы бәйрәме оештыралар, Кыш бабай белән Кар кызы мөмкинлекләре чикле балаларның өйләренә барып, бүләкләр тапшыралар.

Ивашкинода быел бал-маскарадны яңартылган мәдәният йортында уздырачаклар. Бина каршына чыршыны  алып кайтып урнаштырганнар да. Аны урманнан түгел, ә авылдашлары Сергей Яманов бакчасыннан алганнар. Театральләштерелгән тамашаның сценарие дә әзер дип була. Бәйрәмне уздырырга авылдашлары – шәхси эшмәкәрләр Вероника Емельянова һәм Светлана Степченко ярдәм итәләр икән.

Югары Кәминкә авыл мәдәният йортында ел саен бал-маскарадны үзенчәлекле итеп уздыралар. Соңгы елларда Яңа елны каршы алырга дип, шәһәрләрдән кайтучылар күп икән. “Бер ай алдан шалтыратып, лотерея билетлары калдырырга кушучылар булды”, - диләр мәдәният хезмәткәрләре. Монда лотереяга иганәчеләр биргән куян, әтәч отарга мөмкин һәм берәр зур бүләк тәуйнатыла. “Анысы сюрприз булып калсын”, - диделәр оештыручылар. Авылда балалар өчен, нигездә, эшмәкәр Рәйсә Ризванова ярдәме белән Чыршы бәйрәме уздыралар. Анда Рәйсә апа үзе Кыш бабай булып катнаша, бүләкләр тарата.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев