Югары Кәминкәдә балалар бакчасы ремонтына 6 миллион сум акча тотылган
Бу авылда, капиталь ремонттан соң, “Карлыгач” балалар бакчасы кабат үз ишекләрен ачты.
-Бакча ремонтка ябылгач, кайберәүләрдә, яшермим:”Бу бина кабат ачылырмы икән?” – дигән шик туды, - ди Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев. – Чөнки ремонт барган вакытта балалар бакчасы өчен мәктәптә урын табылды һәм, шунысы да бар, авылда балалар аз. Форсаттан файдаланып, республика һәм район җитәкчелегенә балаларыбызга шундый зур бүләк ясаганнары өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.
1986 нчы елда төзелгән бакча бинасы заманында матур, уңайлы булса да, соңгы вакытта заман таләпләренә туры килми башлый.
Ремонт республика программасы буенча ясалган. Биредә төзекләндерү эшләренә 6 миллион сумга якын акча тотканнар. Моңардан тыш, җиһазлар алуга район да үз өлешен керткән.
-Төзүчеләргә рәхмәт, бөтен эшне җиренә җиткереп башкарганнар. Мондый бакчаларны шәһәрләрдә дә сирәк күреп була, - диде үз чыгышында тантанада катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.
Бакча бинасында осталар кулы тимәгән бер генә урын да калмагандыр, хәтта уен мәйданчыклары да яңартылган. Әлеге матурлыкны күреп, балалар да, өлкәннәр дә сөенде.
-Кызыбыз Илүзә бакчаны бик ярата, - ди Керкәледә яшәүче Миләүшә Гатина. Бүгенге бәйрәмгә ул 4 айлык улы Исламны да алып килгән. Димәк, бакчага килүче әле тагын булачак.
Балалар бакчасы каршында гына гомер итүче 80 яшьлек Рафика апа Гыймранова да бу көнне өйдә утырып тора алмаган, авылдашларының шатлыгын уртаклашырга чыккан.
-Бабай белән бакчаны тәрәзәдән булса да карап торабыз: кем килде, кем китте, - ди әби.- Ул безнең урамга ямь биреп тора. Төнлә утлары яна, көндез бала тавышы ишетелә. Димәк, авылыбыз яши әле.
Автор фотосы
Югары Кәминкәдә балалар бакчасы ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев