Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ящур безгә дә килергә мөмкин

Оренбург өлкәсендә 50 ел эчендә беренче тапкыр тилчә чире теркәлгән. Тилчә - йогышлы авыру, аны мөгезле эре терлекләр, сарык­лар, дуңгызлар йоктыра. Ул кешеләргә дә иярергә мөмкин.

Тилчә белән чирләгән терлекләр инфекция чыганагы булып тора, алар вирусны әйләнә-тирәгә, нигездә, сөт, селәгәй, бәвел һәм тизәк аша бүлеп чыгара. Чир авыру терлекләрнең зарарландырылмаган продуктлары, алар алдында торган азык, су һәм эш кораллары аша да йога.

Малларда тилчә авыруын кисәтү өчен зоогигиеник нормалар һәм хайваннарны тоту кагыйдәләре таләпләрен үтәргә, әйләнә-тирә мохитне терлекчелек калдыклары белән пычратуга юл куймаска, хайваннарны һәм азыкны ветеринария документларыннан башка сатып алмаска; авыл хуҗалыгы хайваннарының барлык төрләрен идентификацияләүне; даими рәвештә дезинфекция үткәрүне тәэмин итү. Терлекләрне тоту урыннарын дезинфекцияләү, терлек азыгын саклау һәм әзерләү, шулай ук территориягә кергәндә транспорт чаралары; хайваннарны карау өчен чиста, дезинфекцияле махсус кием һәм инвентарь куллану; хайваннарны тилчәгә каршы вакциналау, тән температурасын үлчәп, системалы рәвештә ветеринария тикшерүе үткәрү сорала.

Хайваннарда авыру кискен бара. Беренче билгеләре - терлекләрнең аппетиты булмау, температуралары күтәрелү һәм күшәүләре бетү. Чирле малның авызыннан күбекле селәгәй бүленеп чыга. 2-4 көндә телләре, иреннәре, яңаклары, борыннарының лайлалы тышчаларында үтә күренмәле сыеклык белән тулган куыкчыклар барлыкка килә, аннан соң алар тоныклана һәм бу урында җәрәхәтләр күренә. Тоякларының тиресе зарарланганда хайван аксый башлый, алар күбрәк ятып торалар.

Хайваннарда клиник билгеләр ачыкланган очракта кичекмәстән Чирмешән районының ветеринария хезмәтенә 2-51-70 телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.

Алмаз Газыймов,

район ветеринария берләшмәсе начальнигы

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев