Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновкада да бәкедә коендылар

Узган атна шимбәсендә православие динен тотучылар чиркәү календарендагы олы бәйрәмнәрнең берсе – Кач мануны билгеләп үттеләр.

Гадәттә, бу көнне суык була иде, быел исә Крещение салкыннары  күзәтелмәде.

Ульяновка авылында коену урыны Сөлчә елгасында оештырылган. Биредә елгага төшү юлына палас җәйгәннәр, коенырга теләүчеләр өчен чишенергә-киенергә палатка куйганнар, бәкене  такталар белән тотып алганнар.

- Кичтән монда суны изгеләндерү йоласы башкарылды. Ә коенырга халык 19 гыйнварда көндез килде,- ди Ульяновка авылында яшәүче 54 яшьлек Надежда Филимонова. – Суга 10 лап кеше керде. Барысы да тыныч, оешкан төстә узды. Бәке янында коткаручылар да кизү торды. Авылдашыбыз Дмитрий Ермолаев зур термос белән чәй алып килгән иде. Форсаттан файдаланып, әлеге изге эшкә өлеш керткән авылдашларга зур рәхмәт белдертәбез.

Фото Кадыра Гумерова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X