Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновка балалар бакчасы шәһәрләр дә көнләшерлек

Ниһаять, быел ульяновкалылар да балалар бакчалы булды, ата-аналар һәр иртә куана-куана балаларын бирегә китерәләр. -50 балага исәпләнгән бакчага бүген 28 сабый йөри. Бина җылы, иркен, якты, балаларга да, эшчеләргә дә уңай шартлар тудырылган, күп кенә шәһәр бакчалары да мондый рәхәтлек турында хыяллана гына аладыр, - ди бакча мөдире Мария Иванова....

Ниһаять, быел ульяновкалылар да балалар бакчалы булды, ата-аналар һәр иртә куана-куана балаларын бирегә китерәләр.
-50 балага исәпләнгән бакчага бүген 28 сабый йөри. Бина җылы, иркен, якты, балаларга да, эшчеләргә дә уңай шартлар тудырылган, күп кенә шәһәр бакчалары да мондый рәхәтлек турында хыяллана гына аладыр, - ди бакча мөдире Мария Иванова. - Безне бакчалы иткән җитәкчеләргә, төзүчеләргә зур рәхмәт.
Бакчадагы зур акт­лар залында, аш пешерү һәм кер юу блок­ларында заманча җиһазлар урнаштырылган, медицина хезмәткәре кабинетында да бөтен уңайлыклар тудырылган. Тик әлегә медицина хезмәткәре генә юк, ярты ставкага килергә теләүчене таба алмыйлар икән.
Бакчада барлыгы 10 кеше эшли, киләчәктә балалар саны тагын да артачак, теләүчеләрдән гаризалар кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы балалар бакчасы Ульяновка