Туймәттә яшәүчеләрне чишмә буенда шашлык белән сыйлаган
Безнең районда

Туймәттә яшәүчеләрне чишмә буенда шашлык белән сыйлаган

Туймәт авылында Рамил Кәримов 8 март көнне “Таң суы” чишмәсе янына авылдашларына бәйрәм оештырды.

Башка елларда туганнары, тирә-күршеләр генә җыелса, быел ул күләмлерәк узган, шашлыклы, коймаклы бәйрәмгә барлык авылдашлары да чакырылган. Көне буе “елап торган” яңгыр да комачауламаган, шашлыктан, учакта пешкән шулпадан күпләр авыз иткәннәр, коймак, самавыр чәе белән дә сыйланганнар. Билгеле, бәйрәмдә җыр-биюгә дә урын булган.

фото: Рамил Кәримов

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев