Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәт авылы фермасында савылган сөтне чишмәдә суытканнар

Су чыганакларын тергезү, яңарту - изге эш. Туймәт авылыннан Айнур Кәримов, әрәмә буендагы, инде югалып баручы бер чишмәне тезекләндерү турындагы күптәнге теләген быел тормышка ашыра. Бу эшне башкарып чыгуда аңа авыл халкы булышкан.

Егерменче гасыр ахырында нефтьчеләр тарафыннан төзекләндерелгән чишмә зур, җитди ремонт таләп итә иде.

Иң элек чишмәнең иске агач бурасын сүтеп алганнар, аны тирәнәйтеп, өч бетон боҗра урнаштырганнар. Әлеге төзелеш материаллары Айнур Кәримов һәм авыл мәчете ярдәме белән алынган. Су чыганагының өстенә түбә дә ясаганнар. Чишмәгә керү сукмагы да төзекләндерелгән.

70нче елларда, җәйге кызу көннәрдә,  әлеге чишмә суын колхоз фермасында савылган сөтне суыту өчен файдаланганнар, сөтле флягаларны суга батырып торганнар.

Әрәмә тавы итәгендә биш чишмә чыга. Әлеге төзекләндерелгән чишмәдән ерак түгел башлангыч алган “Күкертле чишмә”нең тарихы да кызыклы. Аны хәзер “Атлар чишмәсе” дип йөртәләр. Бер юлаучының аты шул чишмәдән су эчкән һәм авырткан аягы төзәлгән. Икенче исеме шуннан алынган.

фото: Айдар Кәримов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев