Район үзәгендәге күлгә озакламый су тутыра башлыйлар. Ул шушы территориядәге су скважинасыннан кудырылачак.
-Скважинаны чистартып, эшкә әзерләделәр. Яңа электр линиясе сузгач, эшләтеп җибәреләчәк, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов. – Бу объектта төзелеш эшләрен октябрьдә тәмамлау планлаштырыла. Әлеге максатларга 120 миллион сум акча бүленгән.
Күлнең аслыгын махсус пленка һәм ком җәеп әзерләгәннәр, яр буе габион (цинкланган корыч челтәрдән ясалган, ташлар белән тутырылган тартмалар) белән ныгытыла. Күлнең уртасында фонтан да эшләп торачак. Биредә төзекләндерү эшләре дәвам итә, брусчаткадан тротуарлар ясала, яктырткычлар урнаштырыла. Ял урынында балалар мәйданчыгы да булачак. Күл буеннан Чирмешән елгасы аша салынган зур күпергә кадәр тротуар җәелә.
Кадрия Гамирова фотолары
Нет комментариев