Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кармалка - алдынгылар арасында

Район буенча, 2016 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу буенча план 23 процентка үтәлгән, ягъни тиешле 12400 басма урынына 2960 данә заказ карточкасы тутырылган (1127се - район газетасы). Почта элемтәсе бүлекчәләре арасында уртача күрсәткечне күпкә узып китүчеләр дә бар. Ивашкино элемтә бүлекчәсе планны 55 процентка ук үтәгән, Түбән Кармалка - 49,...

Район буенча, 2016 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу буенча план 23 процентка үтәлгән, ягъни тиешле 12400 басма урынына 2960 данә заказ карточкасы тутырылган (1127се - район газетасы).

Почта элемтәсе бүлекчәләре арасында уртача күрсәткечне күпкә узып китүчеләр дә бар. Ивашкино элемтә бүлекчәсе планны 55 процентка ук үтәгән, Түбән Кармалка - 49, Ульяновка - 36, Чирмешән - 34, Югары Кәминкә - 30 процент.
-"Безнең Чирмешән", "Наш Чермшан" районда иң популяр басма булып кала, "Татарстан яшьләре" газетасына, "Татарстан", "Мәгариф" журналларына язылучылар да күп, - ди район почта элемтәсе участогы начальнигы Любовь Фәтхетдинова. - Хат ташучылар оешмаларга барып та заказ карточкалары тутыралар, аларны чакырып, 2-26-46 номерына шалтыратып заявка да бирергә була.
Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсенә киләсе елның беренче яртысында алдыру өчен 308 басмага заказ тутыру планы йөкләнгән. Инде 150ләп газета-журналга яздырганнар да. Бу элемтә бүлекчәсендә өч хат ташучы эшли. Түбән Кармалка авылына инде 27 ел Любовь Курмыгина хезмәт күрсәтә. Ул бу эшкә 19 яшендә керешкән булган.
-Любовь Ивановна хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкара. Киләсе ел өчен 100дән дә артык басмага заказ тутырырга өлгерде, - ди Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе начальнигы Людмила Денисова. - Л. Курмыгинаны авылда һәр йортта көтеп алалар, хөрмәт итәләр. Ул гаиләсендә үрнәк әни.
Түбәнкармалкалылар бу яртыеллыкта 250 данә газета-журнал алдыралар, район газетасын йөзләп гаилә укый. Биредә "Тысяча советов", "Казанские ведомости", "Республика Татарстан", "Сам хозяин" газеталарына язылучылар да күп.
Матбугатка язылу дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка Түбән Кармалка авылы