Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Чегодай мәдәният йортын танырлык та түгел

Бу атнада Түбән Чегодай авылына кунаклар күп килде, сәбәбе дә бар – капиталь ремонттан соң, ал тасмалар кисеп, авыл мәдәният йортын кабат ачтылар.

50 ел элек төзелгән мәдәният йорты танырлык та түгел.  Моңа кадәр биредә бары тик косметик ремонт кына уздырылган  булган. Мәдәният йортының  идәне, түшәме, стеналары, электр, су, җылылык үткәргечләр яңартылган, канализация челтәре, санузел  ясалган. Бинаны  сайдинг белән тышлап, түбәсен профнастил белән япканнар. Җиһазлар  да яңартылган, сәхнәгә, тәрәзәләргә затлы пәрдәләр эленгән, хәтта яңа сәхнә костюмнары да алганнар. Якын көннәрдә бильярд өстәле дә кайтачак. Мәдәният йортында урнашкан китапханә дә өр-яңадан җиһазландырылган. Кыскасы, сигез ай эчендә бинаны чын мәдәният учагына әйләндергәннәр. Авыл эшмәкәрләре ярдәме белән янәшәдәге бакчада 40 төп алма агачы да утыртылган.

Капиталь ремонтка “Авыл мәдәният йортларын капиталь ремонтлау” республика программасы буенча алты миллион сумга якын акча бирелгән, бинаның тирә-юнен төзекләндерүгә, яңа мебль сатып алуга район бюджетыннан бер миллион сум чамасы бүленгән. Әлеге эшләрдә “Татнефтепром” һәм “Нурлатнефть” оешмалары да булышкан.

-Түбәнчегодайлылар өчен бу зур бүләк, иске бинаны саклап калып, шундый хәлгә китерә алдык. Дөрес, бу кадәр эшне район гына җиңдерә алмас иде. Республика җитәкчеләренә зур рәхмәт, - диде район  башлыгы Фердинат Дәүләтшин мәдәният йортын ачу тантанасында чыгыш ясап. - Мәдәният йорты буш тормасын, яңа идеяләр тусын, аларны тормышка ашырыгыз.

Казаннан килгән кунак -  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать һәм сәнгать белеме бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәшит Фәтхуллин да буш кул белән килмәгән, ул мәдният йортының матди-техник базасын ныгыту өчен акчалы сертификат тапшырды. Димәк, яңа музыкаль җиһаз да булыр.

Сүз уңаенда, киләсе елда  Лашман авыл мәдәният йортында да шундый эшләр башкарырга  планлыйлар.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Түбән Чегодай мәдәният йорты кабат ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X