Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

"Татар кызы-2017" Гөлназ Гатина "Безнең Чирмешән"нән аерылмый

Кармыш кызы Гөлназ Гатина инде өченче ел Казанда яшәсә дә, “Безнең Чирмешән” газетасының һәр санын укып бара.

-Казанда вакытта, мөмкинлек булу белән, мин район газетасының сайтына кереп район хәбәрләре белән танышам, - ди якташыбыз. - Үземне белгәннән бирле безнең гаилә “Безнең Чирмешән” газетасын алдыра.  Яшьтән район газетасын укып үскәнгә, аны кулга алып яңалыклар белән танышу  бөтенләй башкача. Кунакка кайткан җиремә әти-әниләр район газетасын җыеп куялар.  Мин, аеруча, күренекле шәхесләр, якташларыбыз, авылдашлар, гомумән, таныш кешеләр турында укырга яратам. Газетаның беренче битендә тупланган кыска яңалыклар район, авыллар тормышын ачык күзалларга ярдәм итә.

Гатиннарның гаилә архивында район газетасының төрле саннары  саклана. Алар авыллары, гаиләләре, туганнары турында  мәкаләләр булган саннарны җыеп баралар икән.

-Мин мәктәптә укыганда да төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү яуладым, бу хакта  район газетасы битләрендә мәкаләләр басылды, бабай турында язылган район газетасы да безнең гаилә өчен кадерле истәлек, - ди Гөлназ. - Республика басмаларын, китаплар укырга да яратам,  тик шулай да  “Безнең Чирмешән”нән кадерлесе юк.

Сүз уңаенда, Гөлназ Гатина - “Татар кызы-2017” бәйгесе җиңүчесе. Ул үткән ел “Татар кызы” таҗын Казанга алып кайткач, быелгы конкурсның финалы да башкалада узды. Былтыр Гөлназ конкурсантлар арасында булса, быел бәйгенең оештыру комитетында һәм жюри әгъзасы да иде. “Татар кызы-2018” титулына ия булган Удмуртия кызы Диләрә Гыйльметдиновага таҗны да якташыбыз кидергән. Былтыр Гөлназ Шәүкәт кызы җиңел автомобиль белән дә бүләкләнде.

Лилия Гатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X