Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Светлогорскийга Мәскәүдән кунаклар кайткан

Июль аеның соңгы якшәмбесендә әлеге кечкенә авыл урамнары җанланып китә. Бу көнне биредә авылдашларның очрашуы уза.

-Бездәге чарага күрше авыллардан, республика шәһәрләреннән, хәтта башка төбәкләрдән дә кайтучылар күп, - диде әлеге бәйрәмнең инициаторы һәм оештыручысы Рафик Биккулов. – Безнең авылда гомер буе төрле милләт кешеләре: татарлар, руслар, чувашлар, мордвалар яшәде, шуңа да бәйрәм бик кызык, күңелле, күпкырлы була.

Быел да биредә бәйрәм көне буе барган – гармун көенә да биегәннәр, гитара белән җырлаганнар, уеннар, бәйгеләр бер-берсен алмаштырган.

Чәй табыны артында авылдашлар үткәннәрне, кызыклы вакыйгаларны, поселокның үсешенә өлеш керткән кешеләрне дә искә алганнар.

Хезмәт ветераннарына, күп балалы гаиләләргә, авылның актив кешеләренә бүләк бирү – бәйрәмнең матур традициясе. Милли киемнәрнең төрлелеге, халык җырлары һәм биюләре поселокта узган бәйрәмгә үзенчәлек өсти.

Мәдәният йорты мөдире әйтүенчә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында районыбызда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу аеруча мөһим.

Бәйрәм кунакларын Мәскәүдән кайткан җырчы Лиля Андреева да үз чыгышы белән сөендергән. Тамашачылар аңа кушылып җырлаганнар һәм биегәннәр.

фото: Рафик Биккулов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев