Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Сосновкада су кертәләр

    Сосновка авылында газлаштыру фонды аша 3 километр озынлыгында суүткәргеч линия суза башлаганнар.

    Элек әлеге торак пунктта су линиясе гомумән булмаган, халык суны үзләре казыткан коелардан алган.

    -Авылда чиста су проблемасы бар иде, хәзер инде ул хәл ителәчәк. Казаннан килгән бригада яңа торбаларны сала да башлады, -ди Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов.- Быел 5 миллион сумга эш башкару күздә тотыла.

    Сүз уңаеннан, Сосновкада 55 йортта 154 кеше гомер кичерә. Берничә ел элек монда яңа күпфункцияле үзәк ачтылар. Быел авылда 15 урынга исәпләнгән, спорт заллы мәктәп тә төзи башлаячаклар.

    Кадыйр Гомәров фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: