Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Сосновкада кабак согы эчеп дәваланалар

Бу авылда кабак үстермәүче гаилә юктыр. Алай да аны Валерий Григорьев кебек уңдырып үстерүче аз. Алар ел саен бер машина әрҗәсе тулырлык кабак җыялар.

-Эрерәк кабаклардан сок ясап куябыз. Орлыкларын бер танышыбыз биргән иде. Быел зур булып үстеләр. Тышларын чистартып, кабакны пычак белән турыйбыз да, бераз су өстәп кайнатабыз, аннары сөзәбез һәм банкаларга тутырабыз, - ди Валерий Леонидович. -Кайнатканда, бераз апельсин да кушыла. Менә дигән, дәвалау үзлегенә ия, туклыклы эчемлек килеп чыга.

Кабакның нык уңуы бакчадагы туфракның ел да тирес белән ашлануына бәйле. Григорьевлар ике сыер асрыйлар. Аларны быел электр көтүче саклый икән. Әнисе белән яшәүче Валерий сыерларны кул белән үзе сава.

-Көн саен уртача утыз литр сөт савабыз, - ди колхозда утыз еллап сыер сауган, элек районда билгеле булган алдынгы, инде 50 яшен тутырган якташыбыз. -Сөтне көн дә килеп алалар. Сыерларга иртән һәм кич берәр чиләк кабак турап бирәм, яратып ашыйлар. Кабакларны нык салкыннарга кадәр калдырган юк. Ходай язса, киләсе елда да бу яшелчәгә урын калдырабыз. Үстерү мәшәкатьле түгел, орлыгын үзебез әзерлибез, бер метрга бер орлык күмдерәбез, су сибеп тормыйбыз.

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев