Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Сафиннар атларга тәмле ризыклар ашаталар

Рәис һәм Тәнзилә Сафиннарның Чирмешәнгә кайтып төпләнүләренә 32 ел. Шуннан бирле аларның малсыз торганнары юк.

 

 

-Печән, салам, фуражны, барысын да сатып алабыз, җәен печәнне чабып та ашатам, - ди Рәис абый. – Файдасы әллә ни күп кала дип уйламыйм, тик итне кайдандыр эзләп йөрисе юк, үзең үстергән тәмле дә була.

Бүген аларның хуҗалыкларында биш баш ат, өч үгез, ике тана көрәя. Хуҗалар аларны көтүгә чыгармый, йортта гына асрыйлар.

-Ишле малга азыгы да күп кирәк. Көздән 30 төргәк печән сатып алган идем, ул бетте, әле тагын унны алып кайттым, - ди хуҗа. – Ун тонна фураж әзерләдем, арпасы да, солысы да бар. Солы - атлар өчен. Имән чикләвеген дә кетердәтәләр, аны урманнан җыеп кайтам, усак агачы кимерергә дә яраталар.

Сафиннар иткә клиент эзләп йөргәннәре юк, туганнары алдан ук заказ биреп куя, шәһәрләрдән кайтып алалар.

Авылда үскән Рәис абый маллар  ярата, 65 яшендә булса да, тик торасы килми. Иртән маллары янына чыгып җан тынычлыгы таба.

-Кич, йоклар алдыннан да, аларның хәлләрен белеп керәм әле, - дип елмая ул.

Рәис Рәҗәп улы “ГАЗель” машинасы белән юлга чыгып киткәндә хуҗалык Тәнзилә апага кала.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев