Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе ветераннар хоры җырчысын “Безнең Чирмешән”гә яздырды

Бәркәтә авылыннан Камилә Будкова 2020 елның икенче яртыеллыгында да район газетасын укыячак. Аңа авылдашы шундый бүләк ясады.

Район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рузилә Минхәерова быелның икенче ярты елына “Безнең Чирмешән”гә подписка рәсмиләштереп, квитанциясен авылдашының үзенә кайтарып тапшырды.

-Камилә Билал кызы безнең район мәдәният йортында оешкан ветераннар татар ансамбле җырчысы, репетицияләргә Бәркәтәдән үк килеп йөри, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Тынгысыз артистыбызны газетага яздырып шулай сөендерергә булдым, - ди үзе дә тумышы белән Бәркәтә авылыннан Рузилә Рәхмәтулла кызы.

Озак еллар район эчке эшләр бүлегендә -  милициядә эшләп чыккан ветеран Камилә апа Будкова 1982 елдан  Чирмешәндә. Шуннан бирле газетаның дусты,  вакытында эше буенча үзе дә мәкаләләрне еш язган. Бәркәтәгә күченгәч тә район газетасыннан аерылмый ул.

-Дөресен әйткәндә, газетага үземнең язылырлык мөмкинлегем дә бар, әмма шулай искә алуларына күңелем булды, бүләккә рәхмәт яусын. Почтага барырга өлгермәгән идем әле, - ди Камилә Билал кызы. -”Безнең Чирмешән”не яратып укыйм. Ничә еллар Чирмешәндә яшәгәнлектән, район үзәгендә, авылларда танышларым, дусларым күп, кемнең туган көне, юбилее - шуннан белеп торам. Ни кызганыч, бу дөньядан китеп баручылар хакында да еш кына шуннан укып ишетәм. Район хәбәрләрен интернеттан да укыйм, тик газетаны, элеккегечә, кулыңа алып уку башкачарак. Компьютер аша уку, кемгә ничектер,  стакан өстенә пленка куеп каймак эчкән сыман инде ул.

фото: Камилә Будкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X