Өмәгә җыенган чирмешәнле сайлау участогына иртүк килгән
Бүген Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатындагы сайлау участогына иртән күбрәк пенсионерлар килде. Эш планлаган яшьләр дә озак йокламаган.
Иң әүвәл биредә Совет урамында яшәүче 83 яшьлек Галия әби Шәмсиева сайлап чыкты. Ирле-хатынлы Анатолий һәм Татьяна Мироновлар да участок ачылган вакытка чамалап килгәннәр.

Яшьләр - Илнар һәм Гүзәл Шәйхетдиновлар шулай ук иртән сайлады.
-Кичә икебез дә эштә идек. Бүген исә мин - эшкә, Илнарны дуслары өмәгә дәште, анда бара, шуның өчен хәзер сайлап чыктык, - ди Гүзәл.
-Үзебезгә ошаган партия, кандидатлар өчен тавыш бирдек. Сайланганнар тырышып, булсын, дип эшләсеннәр, - диделәр бюллетеньнәрен сайлау тартмасына салган Габделхак һәм Фидания Мортазиннар да.




фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев