Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы “өй туена“ җыена

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы тулай торагы киләсе ел башында студентларны кабул итәчәк. Элеккеге санэпидкүзәтчелек үзәге бинасының икенче каты бу уку йортының тулай торагы итеп үзгәртелә. Биредә ремонт эшләре инде ахырына якынлаша. Чистай шәһәреннән килгән төзүчеләр 1 миллион 200 мең сумлык эш башкарган. Бинага керү юлы аерым. Коридор идәннәренә плитә,...

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы тулай торагы киләсе ел башында студентларны кабул итәчәк.

Элеккеге санэпидкүзәтчелек үзәге бинасының икенче каты бу уку йортының тулай торагы итеп үзгәртелә. Биредә ремонт эшләре инде ахырына якынлаша. Чистай шәһәреннән килгән төзүчеләр 1 миллион 200 мең сумлык эш башкарган.
Бинага керү юлы аерым. Коридор идәннәренә плитә, бүлмәләргә линолеум җәелгән, ишек-тәрәзәләр дә яңа. Су һәм канализация челтәрләре үзгәртеп ясала. Тулай торакта яшәүчеләргә барлык шартлар да тудырыла, душ бүлмәсе, санузеллар, аш пешерү бүлмәсе дә була.
-Ремонт барышын контрольдә тотабыз, - ди филиал директоры Владимир Островский. - Тулай торак 50 кешегә исәпләнгән, монда 10 бүлмә бар. Без биредә иң элек тору урынына аеруча мохтаҗ студентларны урнаштырачакбыз. Гаризалар кабул иттек тә.
Тулай торак өчен әле җиһазлар алынмаган. Бу эштә район башлыгы ярдәм итәргә ышандырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Нурлат аграр техникумы