Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әниләр - геройлар

Район үзәгендә әниләргә һәйкәл кую турында район газетасы битләрендә еш язалар. Мин бу тәкъдим белән килешәм, әниләребез һәйкәлгә лаек. Әниебез Мәрьям (Елховой авылы кызы) хезмәт юлын бик иртә башлый, 4 классны тәмамлагач фермага эшкә урнаша. 10-11 яшьлек баланың шул вакытын күз алдына китереп карагыз әле... Бөек Ватан сугышы чорында, үзе...

Район үзәгендә әниләргә һәйкәл кую турында район газетасы битләрендә еш язалар. Мин бу тәкъдим белән килешәм, әниләребез һәйкәлгә лаек.
Әниебез Мәрьям (Елховой авылы кызы) хезмәт юлын бик иртә башлый, 4 классны тәмамлагач фермага эшкә урнаша. 10-11 яшьлек баланың шул вакытын күз алдына китереп карагыз әле...
Бөек Ватан сугышы чорында, үзе кебек кызлар белән, урман да кисә әниебез. Иваново шәһәрендә тегү фабрикасында эшләгәнен сөйләгәне әле дә хәтердә. Яшь вакытта аңлап бетермәсәк тә, хәзер үзебез әниләр булгач, шуларны искә төшергәч күзләргә яшьләр килә.
1949 елда әниебезне Туймәт авылы егете - сугышта сыңар аягын калдырып кайкан әтиебез Шәйхетдин Шәрифуллинга димләп кияүгә бирәләр. Төп йортка килен булып төшкән әниебез кайнанасы, кайнигәчләре белән уртак тел табып яшәгән. Әбине тәрбияләп соңгы юлга озаттылар. Безне - 11 баланы үстереп аякка бастырдылар.
Әни безгә күлмәкләрне, чалбарларны да үзе тегеп кигерә иде. Алар бөтен эшне дә әти белән бергә башкардылар, икесенә өч аяк белән дисәң дә ялгыш булмас. Алар ат белән сөт тә җыйдылар, почта да ташыдылар, безне дә эш сөючән итеп тәрбияләделәр. Бүген инде өчебез бу дөньяда юк, үзе исән вакытта ук әниебезгә ике баласын җир куенына салырга туры килде.
Әниебез улы, килене тәрбиясендә яшәп, 78 яшендә вафат булды. Әле ул үзенең 11 баласы өстенә оныкларын да үстерергә булышты. Әниебезгә Герой-ана исеме дә бирделәр.
Һәйкәлгә лаек әниләр бик күп, булдырырга бу истәлек­ле урынны. Аны һәркем үз әнисенә һәйкәл итеп кабул итәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Әниләргә һәйкәл истәлекләр