Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Мәктәп элеккеге укучылар ярдәме белән матурлана

Бәркәтә мәктәбендә яңа уку елына әзерлекне июль ахырында ук башлаганнар. Бина эчендә косметик ремонт тәмамланган, озакламый коймалар да яңа төс алачак.

-Укытучыларның, техник хезмәткәрләрнең күбесе чираттагы ялда булса да, барыбыз да эшкә чыгып, класс һәм кабинетларның идәннәрен буядык, стеналардагы буяуларны да яңарттык, - диде мәктәп директоры Габдерәшит Гыйнванов. – Укучылар килгәнче барысы да тәртипкә китерелеп, буяулар кибеп бетсен өчен шулай алдан әзерләнәбез. Чираттагы ремонт эшләренә бюджеттан да акча бүленә, тик аның белән генә җиңдереп булмый. Мондый эшләрдә мәктәбебезнең элеккеге укучылары – төп ярдәмчеләребез.

Гомумән, Бәркәтә урта мәктәбенең элеккеге укучылары “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясендә актив катнаша. Алар ярдәме белән мәктәп ашханәсенә кәстрюльләр сатып алганнар. Иганәчеләр акчасына һәм мәктәп яны тәҗрибә участогында үстергән яшелчә, җиләк-җимешләр саткан средстволар - бюджеттан тыш керем хисабына яңа туңдыргычлы да булганнар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев