Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Менә кемнән үрнәк аласы

1нче Чирмешән урта мәктәбенең 10 класс укучысы Алинә Рәхимова барына да өлгерә. Ул балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеген тәмамлаган, инде «Бәхетле балачак» хореография ансамбле составында бии, декоратив - гамәли сәнгать бүлегендә дә шөгыльләнә. - Алинә бик тырыш, җаваплы. Эшләрен дә һәрвакыт иҗади якын килеп башкара, - ди сәнгать мәктәбе укытучысы...

1нче Чирмешән урта мәктәбенең 10 класс укучысы Алинә Рәхимова барына да өлгерә. Ул балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеген тәмамлаган, инде «Бәхетле балачак» хореография ансамбле составында бии, декоратив - гамәли сәнгать бүлегендә дә шөгыльләнә.


- Алинә бик тырыш, җаваплы. Эшләрен дә һәрвакыт иҗади якын килеп башкара, - ди сәнгать мәктәбе укытучысы Елена Юрина.

Сәләтле якташыбыз агач эшләнмәләренә, ефәккә буяулар белән рәсемнәр төшерә. Аның иҗат эшләре район һәм мәктәп күргәзмәләрендә дә еш урын ала.

Узган елны "Тере Чишмә" республика конкурсында Алинә Рәхимованың эше "Декоратив - гамәли сәнгать" номинациясендә өченче урынга лаек булган.

- Ачык төстәге буяулар белән бизәлгән такталарны сувенир буларак туганнарыма да бүләк итәм, - ди яшь рәссам. -Аларны апаларым шатланып кабул итәләр, чөнки такталарны аш-су әзерләгәндә дә файдаланып була.

Алинә мәктәп тормышында да актив катнаша, яхшы билгеләргә укый, район мәдәният йорты каршындагы волейбол секциясенә дә йөрергә вакыт таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined тырыш, җаваплы укучы