1нче Чирмешән урта мәктәбенең 10 класс укучысы Алинә Рәхимова барына да өлгерә. Ул балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеген тәмамлаган, инде «Бәхетле балачак» хореография ансамбле составында бии, декоратив - гамәли сәнгать бүлегендә дә шөгыльләнә.
- Алинә бик тырыш, җаваплы. Эшләрен дә һәрвакыт иҗади якын килеп башкара, - ди сәнгать мәктәбе укытучысы...