Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашман авылыннан Илсөяр Яруллина волонтерлык эшенә дә өлгергән

Районда 36 социаль хезмәткәр ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге 186 кешегә өйдә хезмәт күрсәтә.

-Социаль хезмәткәрләребез 22 авылда эшли. Өлкәннәр аларның хезмәтеннән канәгать, -ди “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Фирдәвес Морадыймова. – Югары Кәминкә, Шешминка, Лагерка авылларында да социаль хезмәткәр сораучы әби-бабайлар бар, моңа алынырга теләүчеләрне без үзебездә көтәбез. Дөрес, бу бик җаваплы эш, илдә коронавируска бәйле вәзгыять урнашкач, аларга таләпләр дә, алар ярдәменә мохтаҗлар да артты. Рәхмәт, хезмәткәрләребез бу чорда да сынатмадылар, бик тырыштылар.

Ландыш Галимова социаль хезмәткәр булып 17 ел эшли, Лашман авылыннан килеп, Чирмешәндә - дүрт һәм Казанкада яшәүче бер өлкән кешегә булыша. Ул үз машинасы белән йөри.

-Үземнең карамактагы әби-бабайлар янына үзизоляция вакытында ешрак та килергә туры килде. Алар бит инде үз гаиләң әгъзасы кебек булып бетә, бер-беребезгә ияләшәбез, эшләрне дә үз өеңдәге кебек башкарасың, - ди Ландыш Галимова. – Бер бабайны 9 ел карадым, аны югалткач бик авыр булды.

Дүрт бала әнисе өендә дә, эшендә дә бик өлгер. Өлкәннәр белән дә уртак телне тиз таба.

Чирмешәннән Наталья Бороздина бу тармакта инде 27 ел. Ул да үз эшенең чын остасы, бүген алты өлкән кешене карый.

Иске Котыш авылыннан Наталья Рабина җаваплылыгында да ярдәмгә мохтаҗ алты кеше.  Ул әби-бабайларга игътибарын кызганмый. Йомшак күңелле, тырыш хезмәткәрне үзләренә билгеләүләрен сораучы өлкәннәр күп икән. Натальяның тәрбиягә алган баласына да назы җитә.

Илсөяр Яруллина социаль хезмәткәр булып ике ел гына эшләсә дә, үзәктә аның турында мактау сүзләре генә ишетергә туры килде, әбиләр дә аны яратып өлгергәннәр. Илсөярнең бу эшкә керешүенә каенанасы Фәридә сәбәпче булган. Ул өлкәннәргә инде 15 ел булыша. Тәҗрибәле социаль хезмәткәр, бер авырсынмыйча, урын өстендә яткан кешеләрне дә карый. Бүген дә алты өлкән кешегә булышып тора.

Үзизоляция вакытында Илсөяр карамагында биш өлкән кеше булган, шуның өстенә ул әле волонтерлык эшенә алына, үз урамнарында яшәүче ялгыз кешеләргә ярдәм итә.

-Мин өлкәннәр белән уртак телне тиз таптым, бер эштән дә авырсынып тормыйм, - ди Илсөяр. – Идән дә юам, ашарга да пешерәм, кибеттән, аптекадан кирәген алып кайтып бирәм. Өлгермәгәндә ирем дә булыша, бергәләп эшлибез.

Авыр вакытларда күрсәткән ярдәме – волонтерлык эше дә игътибарсыз калмаган Илсөярнең - “#Без Бергә” Гомумроссия акциясенә керткән өлеше өчен, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы аны  Рәхмәт хаты белән бүләкләгән.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев