Безнең районда

Күтәмә балаларына янгын куркынычсызлыгы турында сөйләделәр

20 августтан 20 сентябрьгә кадәр районның барлык мәгариф учреждениеләрендә "Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" үткәрелде. Айлык барышында, "Куркынычсызлык дәресләре", янгын частьләрендә "Ачык ишекләр көне" үткәрелде, янгын чыккан очракта балаларны эвакуацияләүгә өйрәтү буенча практик күнегүләр уздырылды.

ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым постының инженеры Нина Логинкина да авыл балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар белән очрашып,  янгын вакытында балаларның үз-үзләрен тоту күнекмәләрен өйрәтү буенча әңгәмә үткәрде.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев