Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Крепостька төзүчеләр киләчәк

18нче гасыр башы чорындагыдай каравыл өе, пушкалар, имәннән ясалган зур капка, сакчы каланчалары... Шундыйрак экспонатлар урнаштырып, тарихи валны киләчәктә туристик объектка әверелдерү буенча эш башланырга тиеш. Идея авторы, туган якны өйрәнү музее директоры Алмаз Закиров әлеге уй-ниятләрен тормышка ашыру өчен тарихи крепостьта ниләр булачагын күзаллап, аларның эскизларын ясаттырган. Белгечләр белән...

18нче гасыр башы чорындагыдай каравыл өе, пушкалар, имәннән ясалган зур капка, сакчы каланчалары... Шундыйрак экспонатлар урнаштырып, тарихи валны киләчәктә туристик объектка әверелдерү буенча эш башланырга тиеш.


Идея авторы, туган якны өйрәнү музее директоры Алмаз Закиров әлеге уй-ниятләрен тормышка ашыру өчен тарихи крепостьта ниләр булачагын күзаллап, аларның эскизларын ясаттырган. Белгечләр белән эшләрнең күпмерәк суммага төшәчәген дә санаганнар. Аннан проект Татарстан Республикасы хөкүмәтенең мәдәният һәм сәнгать муниципаль учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларын яклау һәм ярдәм итү максатында игълан ителгән бәйгегә җибәрелә.

Комиссия проектны тормышка ашыру өчен таләп ителгән 1 миллионнан артык сумманы бирмәсә дә, 250 мең сум күләмендәге грант белән ярдәм итә. Әле, шуның өстенә, килешү нигезендә, грант отылган очракта, җирле бюджет аша да әлеге эшләрне тормышка ашыру өчен грант күләмендә акча бүлеп бирелә.

Шулай итеп, Чирмешән крепостен ачык һавадагы музей итү, бирегә туристлар китерү максатында, бик тиздән төзекләндерү эшләре башланырга да мөмкин. Әүвәл биредә юллар салу, брусчатка - тротуарлар булдыру күздә тотыла. Аннан "Юбилейный" боз сарае ягыннан крепостька керү юлында зур имән капкалар, аның ике ягына пушкалар урнаштыру ниятләнә.

Каравыл өе, агач кое, сакчы каланчалары - болар да ачык һавадагы музей экспонатлары булырга тиеш. Әлеге проектта турист автобуслары туктар өчен урыннар, чүп контейнерлары, киоск та каралган. Грант шартлары нигезендә, Чирмешән крепостен-тарихи валны төзекләндерү эшләре киләсе елның июль-август айларында төгәлләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined тарихи крепость