Крепостька төзүчеләр киләчәк
18нче гасыр башы чорындагыдай каравыл өе, пушкалар, имәннән ясалган зур капка, сакчы каланчалары... Шундыйрак экспонатлар урнаштырып, тарихи валны киләчәктә туристик объектка әверелдерү буенча эш башланырга тиеш.
Идея авторы, туган якны өйрәнү музее директоры Алмаз Закиров әлеге уй-ниятләрен тормышка ашыру өчен тарихи крепостьта ниләр булачагын күзаллап, аларның эскизларын ясаттырган. Белгечләр белән...