Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәй укучылары ял да итә, мәктәп бакчасында да эшли

8 июньдә районның күпчелек мәктәпләрендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Быел 13 шундый лагерьда 485 бала ял итәчәк. Шуларның 45се ялларын хезмәт белән чиратлаштырачак. Әккәрәй һәм Яңа Элмәле мәктәпләрендә хезмәт һәм ял лагере эшли. Ә "Кояшлы" ял лагере үзенең бәләкәй хуҗаларын 14 июньдә көтә. Җәйге каникул вакытында биредә 190 бала...

8 июньдә районның күпчелек мәктәпләрендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Быел 13 шундый лагерьда 485 бала ял итәчәк. Шуларның 45се ялларын хезмәт белән чиратлаштырачак.


Әккәрәй һәм Яңа Элмәле мәктәпләрендә хезмәт һәм ял лагере эшли. Ә "Кояшлы" ял лагере үзенең бәләкәй хуҗаларын 14 июньдә көтә. Җәйге каникул вакытында биредә 190 бала ял итәчәк.

Әккәрәйдәге хезмәт һәм ял лагеренда 25 укучы 18 көн дәвамында көннәрен кызыклы һәм файдалы итеп үткәрә.

-Монда 8-11 класс укучылары йөри. Без аларның көннәрен кызыклы итү өчен көн саен берәр чара уздырырга планлаштырдык, - ди Әккәрәй хезмәт һәм ял лагере директоры Светлана Еферова. - Рәсем конкурсы, викториналар, спорт ярышлары оештырабыз, әлеге чараларның күбесе экология елына багышланган. Төшкә кадәр, укучылар ике сәгать, мәктәп яны тәҗрибә участогында да эшләп ала. Пешекче апалары үзләрен тәмле ашлар белән сыйлый.

Әккәрәй мәктәбенең тәҗрибә участогында укучыларга эш күп. Биредә бәрәңге, суган, кишер, аш чөгендере, кәбестә, помидор, кыяр үсә. Мәктәп янында чәчәкләр дә зур урын били.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined