12 июнь 2017 яңалыклары
-
"Безнең Чирмешән" - Сезнең газета
Агымдагы елның киләсе яртысында алдыру өчен "Безнең Чирмешән"-"Наш Черемшан" газетасына әлегә 2500 заказ карточкасы тутырылган. Район хәбәрләре белән таныштыручы, бүгенге һәм үткән тормышыбызны чагылдыручы, сөенечләребезне уртаклашучы, сердәшче һәм киңәшче "Безнең Чирмешән"гә - Сезнең газетага язылу өчен тагын нибары 15 көн вакыт калды.
-
Әккәрәй укучылары ял да итә, мәктәп бакчасында да эшли
8 июньдә районның күпчелек мәктәпләрендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Быел 13 шундый лагерьда 485 бала ял итәчәк. Шуларның 45се ялларын хезмәт белән чиратлаштырачак. Әккәрәй һәм Яңа Элмәле мәктәпләрендә хезмәт һәм ял лагере эшли. Ә "Кояшлы" ял лагере үзенең бәләкәй хуҗаларын 14 июньдә көтә. Җәйге каникул вакытында биредә 190 бала...