Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Киләсе елда Чирмешәндә алты йорт ишегалды төзекләндереләчәк 

2022 елда “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында район үзәгендә тагын алты йортның территориясен тәртипкә китерү планлаштырыла.

Чирмешәннең Совет урамындагы 3, 5, 15, 53, 55 һәм Төньяк урамындагы 2 нче йортларга төзүчеләр килергә тиеш. Биредә юллар ясау, асфальт түшәү, автомобильләр кую, кер киптерү өчен урын ясау, чүп савытлары, утыргычлар урнаштыру планлаштырыла.

-Быел да ук алты йортның ишегаллары тәртипкә китерелде. Кызганыч, вакыт та күп узмады, ясаганнарны вата да башладылар, - ди  “Чирмешән” торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов. – Әлеге эшләр бушлай, республика программасы кысаларында, башкарылды, йортта яшәүчеләрдән акча алынмады. Форсаттан файдаланып, чирмешәнлеләргә булганның кадерен белик, ясалганнарны саклыйк, диясем килә.

Киләсе елда күп фатирлы йортларда, капиталь ремонт программасы нигезендә, Совет урамындагы 47 һәм 49 нчы йортларда отмосткалар ясау, керү юлындагы ишекләрне алмаштыру һәм цоколь өлешен җылытып тышлау күздә тотыла. Титов урамындагы 13 һәм 15 нче йортта да шул ук эшләр башкарылачак. Моннан тыш биредә су һәм канализация челтәрләрен дә яңартачаклар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев