Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Керкәледә Гыйльфановларның шомырт агачлары ятим калды

Гыйльфановларның йортлары каршындагы бакчада ике шомырт агачы да шау чәчәктә бүген.

Берсе инде ызба биеклегенә үк күтәрелгән, ян-якка нык таралган шомыртлар бу тирәгә хуш ис тарата.

-Шомыртларны Элмәле ягындагы урманнан хатыным белән 1982нче елда моннан 36 ел элек алып кайттык. Әти кушуы буенча. Аларга яңа урын килеште. Шомыртлары искиткеч эре, тәме, исе кабатланмас, - ди Хәсән Морадыйм улы. -Яр Чаллыда яшибез без. Менә шул шомыртларны еш сагынам, бигрәк тә яз айларында. Балалар шул шомыртларны ашап үсте. Әни, уңыш өлгерүгә, шомыртларны, иттарткыч аша чыгара, киптереп, соңрак алардан эчлек ясап тәмле пироглар пешерә иде. Мин яшь вакытлар, туган йорт, әти-әни истәлеге булган бу агачларга зыян китермәскә тырышам. Кызганыч, зур агачның кайбер ботаклары электр чыбыкларына тия башлады. Әмма урман шомырты агачларын үзебез исән чакта кадерләп торырбыз.

...Керкәледә Гыйльфановлар йорты каршындагы шомырт агачлары шау чәчәктә, тәлгәшләре санап бетергесез. Шәп, таза, матур йортлары гына буш калды, моннан сигез ел элек вафат булган Морадыйм абзый янәшәсендә карчыгы Мәймүнә апаны җирләделәр. Аны бүген Керкәле зиратына озаттылар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X