Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кара Чишмәдә яшәүче Ситдыйковлар гаиләсе мини-ферма төзи

Кара Чишмәдә яшәүче Ситдыйковлар сыерлар өчен яңа мини-ферма төзиләр, инде аның түбәсен дә ясый башлаганнар. 20 баш савым сыеры, бозаулар һәм атлар асраучы бу гаиләгә районнан бушлай 1300 данә керамзит блок биргәннәр, дәүләттән, махсус программага кереп, 200 мең сум акча да алганнар. Мини-ферманың төп хуҗасы Альберт Ситдыйков әйтүенчә, төзелештә әтисе...

Кара Чишмәдә яшәүче Ситдыйковлар сыерлар өчен яңа мини-ферма төзиләр, инде аның түбәсен дә ясый башлаганнар.


20 баш савым сыеры, бозаулар һәм атлар асраучы бу гаиләгә районнан бушлай 1300 данә керамзит блок биргәннәр, дәүләттән, махсус программага кереп, 200 мең сум акча да алганнар. Мини-ферманың төп хуҗасы Альберт Ситдыйков әйтүенчә, төзелештә әтисе Әхәт абый, кардәшләре нык булыша. Акчалары җитсә, яңа, иркен корпусны быел ук өлгертмәкчеләр.

Тау астындарак, буа янәшәсендәге мини-ферма тирәсендә печән дә шактый күренә. Бу төр азык үз җирләрендә 220 рулон ук җыелган. Үләннәр, ашлама керткәч, яңгырлар еш яугач, уңып үскән, аларны ике тапкыр чабып, киптереп өлгергәннәр. Фуражга да кытлык юк.

Ситдыйковларның үз тракторлары, үз машиналары, үз атлары. Ә алар эшне бермә-бер җиңеләйтә. Кышын, мәсәлән, атларын еш җигәләр. Сыер саву аппаратлары гына искергән, бәлки бу яктан кабат районнан булышырлар.

11 сыер ел дәвамында байтак продукция бирә.

-Җәйге айларда 80-90 мең сумлык сөт сатабыз, вакытында түлиләр, - ди Альберт. -Мал асрау мәшәкатьле инде, бөтен гаиләбезгә: хатынга, әти-әнигә дә эш күп, сыерларны да кем бушрак, шул сава.

-Аның нәрсәсе бар инде, сыер саву бик рәхәт, - ди 30 ел колхозда сыер савып та бу эштән бизмәгән ветеран Рәкыйбә апа Ситдыйкова.

Ферма мөдире дә булган Әхәт абый бүген сыерлар өчен яңа бина төзелешендә. Эшнең җаен белә, иренми торган кеше, улына бөтен яктан булыша.

Ситдыйковларның гаилә фермасында начар мал юк. Тана бозауларның кайберләрен сыер ясап үстерәләр. Үзеңнеке ышанычлы. Сыерларын ясалма юл белән, үгез белән дә орлыкландыралар, аларда "сыер кысыр калды", диярлек түгел.

...Эшләреннән бушагач, Ситдыйковлар кармак белән балык та тота алалар, бакча башларында елганы буалап куйганнар. Бар ди үзе анда балык. Әлеге буа суын сыерлар, бозаулар яратып эчә икән. Хәтта кышын да насосы, шлангасы куйган. Ерактан көн саен егермешәр чиләк су ташып кара әле син?!

-Безнең Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларында яшәүчеләр сөт сатудан гына да ай саен уртача 1 миллион 200 мең сум керем алалар, - ди үзе дә дистәгә якын эре мал, шул исәптән дүрт баш сыер асраучы җирлек башлыгы Рәдиф Халиков. -Ситдыйковлар кебек, әллә ничә баш сыер, бозаулылар әле тагын күп.

Безнең сайтта укыгыз:

"ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыяте пай җирләре өчен исәп-хисап ясый

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17589

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безнең районда миниферма төзиләр яшәүче Ситдиковлар гаиләсе Кара Чишмәдә